Бүген Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла. Хөрмәтле кунак һәм Төркия Республикасы делегациясе Татарстан Прездиденты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кол Шәриф мәчетендә булды. Кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм мәчет белән таныштырды.
Моңа кадәр Бинали Йылдырым Татарстан-Төркия эшлекле форумында һәм Садри Максудига һәйкәл ачу тантанасында катнашкан иде.