Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен ачты

08 декабрь 2016 ел 11:00
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен ачты

Бүген Казанның Галиев мәчетендә тантаналы төстә Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе ачылды. Чарага Татарстанның төрле районнарыннан  Коръәнне матур итеп мәкам белән укучылар җыелды. Алар Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп укуда көч сынашачак. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм үзенең теләк-нәсихәтләрен җиткерде.

"Бер вакыт имам Мөхәммәд әш-Шәйбәни Әбү Хәнифә янына килеп әйтә: "Минем синдә укыйсым килә", - дип әйтә. "Син хафиз булмагач мин сине кабул итә алмыйм", - дип җавап кайтара Әбү Хәнифә. Димәк ки, бөек галим иң беренче шарт итеп Коръәнне ятлауны куя. Мөхәммәд әш-Шәйбәни тиз арада Коръәнне ятлый һәм шуннан соң гына аның шәкерте була. Имам ән-Нәвәви үзенең бер китабында әйтә: "Элеккеге галимнәребез кеше коръәнхафиз булгач кына ана хәдис, фикъһ фәннәрен үзләштергәннәр. Коръән - ул нигез булган, элек-электән һәм бөтен китапларыбыз әлеге Изге Аллаһ китабын аңлау өчен укыла. Һәрбер катнашучыга уңышлар телим", - дип белдерде Камил хәзрәт ачылышта.

Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръәнхафиз Хәсән Хәдия (Мисыр) һәм Күвәйт мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Абдулҗәлил Касыйм тикшерә. Хатын-кызлар арасында ярыш исә хәзерге вакытта Казанның Зәңгәр мәчетендә бара.

Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга Хаҗга юллама бирү каралган. Ягъни, дүрт юллама. Икенче урыннарга  - Гомрә хаҗына юллама, шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителәчәк.

Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этапта үтте.Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар исә республика турына үтте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы