Бүген Казанның Зәңгәр мәчетендә өйлә намазыннан соң хатын-кызлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең соңгы турына республиканың мөхтәсибәт һәм казыятларда беренчелек яулаган мөслимәләр катнашты.
"Бәйгегә кызыксыну белдереп катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Аллаһның китабына киләчәктә дә тиешле игътибар һәм хөрмәт күрсәтеп, Коръәндә кушканча яшәргә язсын сезгә. Бәйгенең республика этабына барып җитүегез үзе үк бер зур җиңү һәм дәрәҗә. Киләчәктә дә әлеге бәйге дәвам итәр, аның географиясе киңәер һәм мөслимәләребез арасында да "Коръәнне яттан сөйләү" номинациясендә дә катнашучылар булыр дип өметләнәбез", - дип сөйләде Камил хәзрәт.
18 мөслимә Коръәнне матур итеп уку номинациясендә көч сынашты, ә бәйгенең Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) номинациясендә быел катнашучы булмады. Хатын-кызлар-арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын - Зәйнәп Яруллина (Казан шәһәре);
2нче урын - Ильсияр Гафиятуллина (Кама буе);
3нче урын - Фатыйма Әүхәдиева (Кама буе).
Җиңүчеләргә Татарстан мөфтие кулыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Зәйнәп Яруллинага хаҗга юллама, Ильсияр Гафиятуллина - гомрә хаҗына, ә Фатыйма Әүхәдиевага ноутбук бирелде.