Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ" агентлыгында Мәүлид аена багышлап уздырылган матбугат конференциясендә шушы көннәрдә генә басылган “Мәүлид ән-Нәби” китабын тәкъдим итте.
“Мәүлид ул - ай дәвамында бара торган бәйрәм. Без аны бер көн генә билгеләп үтмибез. Мәүлид ае дәвамында шәһәр, район мәчетләрендә мәүлидкә багышланган кичәләр чаралар уздырыла. Әгәр ун еллап элек әле бу хакта бик сөйләп йөрмәсәләр, хәзер инде ярышып уздыралар. Хәзрәтләр, мөхтәсибләр бу хакта әйтеп торалар. Клубта оештырдык, мәчеттә уздырдык диләр. Мәүлид уздыру ул безнең традиция. Без бу хакта онытырга тиеш түгел. Шиһабетдин Мәрҗанинең шундый сүзләре бар, динне өч әйбер, милли кием, традицияләр һәм тел саклый. Без бу сүзләрне дә хәтерлибез. Мәүлидне безнең бабайлар һәрвакыт уздырган. Бүген иртән генә кулыма яңа китап керде. Чынында бу китап яңа түгел, ул борынгы. Ел саен без Мәүлидкә яңа китап чыгарабыз. Быел исә менә шушы китапны тәкъдим итәбез. Анда танылган каллиграфның иске татар имлясында язган өлеше дә бар”, - диде мөфти.
“Хозур” нәшрият йорты чыгарган бу китапка Сөйләйман Чәләбинең 1409 елда язылган “Вәсиләтүн нәҗат” (“Котылу вәсиләсе, сәбәбе”) әсәре, Мәүлид ән-Нәби хакындагы язмалар урын алган. Әсәр иске татар телендәге гарәп графикасында да бирелгән. Аны язучы – танылган каллиграф Кывам хәзрәт.
Шуны әйтергә кирәк, татарлар татарча “Мәүлид китабы”н бөек төрки шагыйрь Сөләйман Чәләбинең “Вәсиләтүн нәҗат” әсәренә таянып иҗат иткәннәр.
Китапта хаттат хакында түбәндәгеләр язылган.
Х1Х-ХХ йөзләрдә Казанда күренекле хаттат (каллиграф), Коръән хафиз һәм мөгаллим Кывам-карый Зөлфәкари яшәгән.
Ул 1870 елда Казан губернасының Төгелбай авылында туган. К. Зөлфәкари үз вакытының иң укымышлы кешеләреннән була, гарәп, фарсы, төрек телләрен бик яхшы белә.
Коръәнне дүрт төрле мәкам белән, дөрес һәм матур укуы белән билгеле була. 1913-1917 елларда ул Казанның 17 санлы җәмигъ мәчетенең мөәзине булып тора. Ул сөйләгән вәгазьләрне тыңларга башка мәхәлләләрдән дә бик күп мөселманнар килә торган була.
Кывам Зөлфәкари берничә тапкыр хаҗ кыла, соңгы хаҗыннан 1910 елда кайта.
XX йөз башларында ул «Мәрҗания», «Касыймия» мәдрәсәләрендә тәҗвид, матур язу һәм каллиграфия дәресләрен укыта башлый. Шамаилләр, шәҗәрәләр ясый, кайбер дини эчтәлекле китапларны күчереп, литографик ысул белән нәшер итүгә әзерли. Матур язу һәм каллиграфия буенча өч дәфтәр әзерли.
1912 елда бизәлешен Кывам-карый Зөлфәкари әзерләгән Җәгъфәр ибн Хәсән Әл-Бәрзәнҗинең «Касыйдә «Мәүлид ән-Нәби» китабы литографик ысул белән нәшер ителә. Шул рәвешле чыккан икенче хезмәт - «Төрки «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе» - шулай ук якынча 1912 елда бастырыла. 1912 елдан соң шәкертләр өчен «Амали» китабы чыгарыла. Китаплар текстын Зөлфәкари нәзакәтле райхани ысулында башкара.
Китапны “Хозур” нәшрият йорты сайтыннан алырга мөмкин: http://huzurshop.ru/ яки кибетеннән: Казан, Газ ур.,19. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 202-07-74.