Бүген тәүге тапкыр оештырылучы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "(“хифз”) һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
"Хифз" номинациясе:
1нче урын - Али Яушев; (Әлмәт);
2нче урын -Ильяс Сабиров (Казан);
3нче урын - Нурмөхәммәд Шәрипов (Казан).
"Коръәнне матур итеп уку" номинациясе:
1нче урын - Альберт Сәхәбетдинов (Көнчыгыш төбәге);
2нче урын - Хәлил Хайбрахманов (Кама буе төбәге);
3нче урын - Руслан Сабиров (Казан).
Һәр номинациядә абсолют җиңүгә ирешүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга юллама, 2 нче урын алучыларга гомрәгә юллама, ә 3нче урын алучыларга ноутбуклар бирде. "Сезнең әлеге бәйгенең берничә этабын үтеп, бүген Татарстан каласында үзегезнең төбәгегезнең данын яклавыгыз зур вакыйга. Аллаһның китабын белү һәм өйрәнү нинди зур кыйммәткә ия булуын без җиңүчеләргә каралган бүләкләр аша да күрсәтергә тырыштык. Киләчәктә дә Аллаһның рәхмәтендә булып, хәерле гыйлемнәр алып, туры юлдан барырга насыйп әйләсен сезгә. Әлеге бәйгегә бәйле теләк-тәкъдимнәрегез булса безгә җиткерә аласыз, чөнки киләчәктә аны тагы да камилләштереп Россия күләмендә оештыру нияте бар", - дип әйтте мөфти хәзрәтләре тантаналы чара вакытында.
Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин ошбу чараларда яшьләргә тагы да активрак булырга чакырды. "Республикабызыда Коръәнне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Быел гына да без "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә тахфиз (Коръән ятлау) бүлеге ачып җибәрдек. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дә Коръәнне ятлау төркемнәре эшләп килә. Республика мөхтәсибәтләреннән дә теләге булган һәркем килеп гыйлем үзләштерә ала", - ди белдерде Илнур хәзрәт.