Күргәрчен авылында Мәүлид кичәсе уздырдылар

15 декабрь 2016 ел 09:44

10 декабрь көнне Балык Бистәсе районың Күгәрчен авылында Мәүлид кичәсе булып узды. Кичәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, үзәк мәчет имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Бәдретдинов, Яңа Арыш авылы мәктәп директоры  Дамир  Набиуллин катнашты. Бәйрәмне Күгәрчен авылы укучылары Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мөнәҗәтләр, шигырьләр әйтеп ачып җибәрделәр. Аннан соң сүз Рамазан хәзрәткә бирелде. Ул Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде. Ә үзәк мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәдгә ﷺ атап әйтелгән салаватның әһәмиятен аңлатып үтте.  Мәүлид кичәсе Мәхрүбикә абыстай әзерләгән сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана