Мәгълүм булганча, тәмамланып килүче 2016 ел Татарстан мөселманнарының Диния yәзарәте тарафыннан “Әбү Хәнифә елы” дип игълан ителгән иде. Ислам дөньясында таралган дүрт хокукый мәктәпнең берсен – милләттәшләребез гамәл-гыйбадәт кылу өчен сайлап алган мәзһәбне формалаштырган олуг галим хакында шушы ел дәвамында шактый күп сөйләнелде, аңа багышлап төрле чаралар үткәрелде. 14 декабрьдә Кукмара мәдрәсәсендә уздырылган махсус дәрес тә шул чараларның берсе булды.
Дәрес мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы шәкертләр өчен оештырылды. Алар каршында яшь мөгаллим Райнур Газизов чыгыш ясап, Әбү Хәнифә хәзрәтләре шәхесенә, тормышына, мирасына багышланаган шактый күп кызыклы мәгълүмат җиткерде. Чарада мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин һәм кичке бүлектә белем бирүче мөгаллимнәр дә катнашты. Вәгазьне тыңлаучылар шундый эчтәлекле, дини галимнәребезгә багышланган дәресләр киләчәктә тагын оештырылсын иде дигән теләк белдерделәр.