12 декабрьдә Буа районы “Госман” мәчетендә мәүлед мәҗлесе булып узды. Кичәдә район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, тирә-юньдәге мәчеткә дәрес алырга йөрүче ханымнар катнашты.
Мөхтәсиб мәҗлесне вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. Ул сөекле Пәйгамбәребезнең һәр гамәле, сүзе, безгә үрнәк булуы хакында сөйләде. Шулай ук хәзрәт кичәдә Пәйгамбәребезнең мөхим булган хәдисләрен аңлатып китте. Салаватлар әйтелде.