Без бу теманы Аллаһның аятьләре белән башларга телибез, Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Вә алар (ягъни хак мөэминнәр) гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар». «Әл-Мөэминүн / Мөэминнәр», 23:5 Ягъни барча фәхеш гамәлләрдән, уйлардан мөэминнәр ерактыр. Коръәндә килгәнчә: «...зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз...» «Әнґәм / Терлек», 6:151 Ягъни зур вә кече зинадан ерак булу (үбү , тотыну, карау кебек зина- ларга якын килмәү.)
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Куллар, аяклар, вә күзләр зина кыла аладыр». Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди: «Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә, Аллаһ аларның кыйлган эшләреннән хәбәрдар». «Нур», 24:30
Әйе, дөреслектә, Аллаһ Тәгалә ирләрне дә хатын-кызларны да хәрам әйберләргә караудан тыйды һәм гаурәтләребезне дә зинадан сакларга кушты вә Аллаһ Тәгалә бик күп кенә аятьләрдә зинаның нинди зур гөнаһ вә хәрам икәнен бәян итте: «Вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер». «Фуркан / Аеручы», 25:68 Исеме мәгълүм булмаган бер сәхәбә болай диде: «Зинадан ерак булыгыз, чөнки ул, ягъни зина, үзе белән алты афәт алып килә: өчесе бу дөньяда һәм өчесе ахыйрәттә.
Дөньядагы афәтләргә килгәндә: ризыкның тар булуы, гомернең кыскаруы, йөзнең каралуы. Әмма ахыйрәт афәтләре: Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан 50 Җомга вәгазьләре Аллаһның ачуы, җитди вә каты хисаб булуы вә ахыр чиктә җәһәннәмгә керүе». Көннәрдән бер көнне Муса Раббысы Аллаһтан сорады: «Йә Раббым, зина кылучыга нинди җәза булыр?» – дип. Шунда Аллаһ Тәгалә әйтте: «Без Кыямәт көнендә зина кылучыга махсус уттан ясалган күлмәк кидерербез, хәттә шушы күлмәктән зур таулар да тузанга әйләнер иде». Риваятьтән мәгълүм булганча, иблискә бер бозык фәхеш хатын-кыз мең бозык иргә караганда күпкә сөйкемлерәк. Чөнки бер бозык хатын меңнән артык ирне аздырырга мөмкин.
Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, кайбер кешеләр, хәтта мөселманнар, зинаны гөнаһка да санамыйлар. «Ә хәзер бөтен кеше зина кыла, аның бернәрсәсе юк», – диләр, әмма гөнаһ таралса да, аны кылу рөхсәт ителгән дигән сүз түгел. Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Зина таралса, афәтләр күбәер вә давалый алмаслык авырулар пәйда булыр».
Әй кардәшләрем, игътибар итеп карасак, бүгенге көндә күп кенә авырулар, бигрәк тә дәвасы булмаган авырулар күбәйде. Әмма берәү дә аның сәбәбе фәхеш гамәлләрдер дип уйлап та карамый. Ул сәбәпне читтән эзлиләр, хакыйкый сәбәп каян килгәнен аңламыйлар, аңласалар да әйтергә теләмиләр, чөнки бу ләззәттән аерылырга теләмиләр. Бу бик курныныч галәмәт. Бу уен эш, мавыгу түгел. Күпләр шулай кабул итсә дә. Аллаһ газапласа каты газаплый, тик Раббыбыз түзә: «Шәт минем колларым аңлар,тәүбәгә килерләр», – ди.
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Әгәр кеше зина кылса, аның иманы аннан чыгар һәм башы өстендә күләгә сыман булыр, ә шушы гамәлен, ягъни зинаны, тәмамлагач, иманы кире кайта». Фикерләргә урын күп, галимнәрнең сүзләренә караганда, әгәр дә кеше зина вакытында үлсә, ул имансыз хөкемендә дөньядан киткән булып саналыр вә урыны җәһәннәмдә булыр. Лутыйлык (ике ирнең җенси мөнәсәбәткә керүе) зинадан да зуррак гөнаһ. Әнәс бин Мәлик риваять итә: «Пәйгамбәр ﷺ әйтте: «Әгәр берәр ир кеше икенче берәр ир белән зина кылса, җәннәтнең исен дә сизмәс, ә аның исе 500 еллык сәфәр ераклыгында гына сизелер».
Шулай ук бер риваятьтә килә: «Әгәр берәр хатын шәһвәт илә берәр егетне үпсә, бу хатынны җәһәннәмдә Аллаһ 500 ел газаплар, ә әгәр берәр егет берәр кызны (никахсыз) шәһвәт белән үпсә, ул җитмеш гыйффәтле кыз белән зина кылган кебек булыр, ә кем инде гыйффәтле кыз белән зина кылса, ул җитмеш мең хатын-кыз белән зина кылган кебек гөнаһлы булыр».
Мөхтәрәм газиз кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә безгә динебезне юктан гына бирмәде. Адәм балалары дөрес яшәсеннәр, хаталардан, ялгышлардан ерак булып, бәхеткә ирешсеннәр диде. Диннән ерак булган, Аллаһны, пәйгамбәрләрне, изге китапларны танымаган кеше бәхетле була алмый. Һәм, әлбәттә инде, үзенең бәхетсезлеге белән ул бары үзенә генә зыян сала. Ни кызганыч, ул зыян бәхетсез җанга мәңгелек газап китерергә мөмкин.
"Шура" дини альманахы, №14
Тимергали хәзрәт Юлдашев, Галеев мәчете имам-хатыйбы