15 декабрь көнне Иске Зәй мәхәлләсендә Мәүлид бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәт Нуруллин, Иске Зәй имамы Илсур хәзрәт Әюпов, авыл имамнары катнашты. Имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмне искә алып, аның тормышы, аның күркәм холкы, изге гамәлләре турында вәгазь сөйләде, мөнәҗәтләр укыды.
Мәүлид бәйрәме хәзерләнгән мул табын артында дәвам итте.