Нияз хәзрәт “Мифтах әл Коръән”  кулъязмасын тәкъдим итүдә катнашты

20 декабрь 2016 ел 17:28
Нияз хәзрәт “Мифтах әл Коръән”  кулъязмасын тәкъдим итүдә катнашты

Бүген Татарстан Милли музеенда мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның   (1825-1902) “Мифтах әл Коръән”  кулъязмасы (“Коръәнгә ачкыч”) тәкъдим ителде.

Әлеге чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән әлеге хезмәтне өйрәнүчеләргә, Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллинага рәхмәт белдерде.

Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы булып тора. Әлеге кулъязманы табуны бүгенге заманның чын мәгънәсендә фәнни ачышы дип санарга була. Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы