Түбән Каманың җәмигъ мәчете билгеләнгән вакытта мәчет капка төбеннән шәһәр мөселманнарын изге сәфәргә-хаҗга озата иде. Соңгы елларда мәчет хаҗ сәфәренә баруны оештыру белән шөгыльләнмәде. Бу эшне башка шәхси туроператорлар башкарды.
Быел мәчет яңадан изге сәфәргә алып бару белән шөгыльләнә башлады. 2017 елга хаҗга бару Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында, “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы белән берлектә оештырыла.
Сәфәргә чыгу киләсе елның август уртасында булыр дип көтелә. Әмма моның өчен хәзердән үк гаризалар бирү, килешүләр төзүне кайгырта башлау мөһим. Ярты ел дәвамында хаҗга кагылышлы курслар, очрашулар үткәреләчәк.
Рәсми оператор тарафыннан уңайлылыклары ягыннан төрлечә булган түбәндәге программалар- маршрутлар тәкъдим ителә.
Маршрут «Супер-Эконом (комбинированный -катнаш)» 130 000 сум
Самолетта очып китү Казаннан
Казан-Мәскәү-Бәхрәйн (самолет)
Бәхрәйн-Җәддә-Мәккә (автобус) 1.5 тәүлек
Кунакханә әл-Хамар мәчетеннән 2 чакрым ераклыкта
Маршрут «Эконом авия» 165 000 сум
Самолетта очып китү Казаннан
Казан-Мәскәү-Бәхрәйн-Җәддә (самолет)
Җәддә-Мәккә (автобус)
Кунакханә әл-Хамар мәчетеннән 2 чакрым ераклыкта
Маршрут «Стандарт (туры)» 210 000 сум
Самолетта очып китү Казаннан
Казан-Җәддә (самолет)
Җәддә-Мәккә (автобус)
Кунакханә 3 йолдызлы (сумка, ихрам, Корбан чалу, ашау кергән
Бүгенге көндә “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы барлык программаларга да 5 мең сум ташламалар ясады. Әлеге акция 30 декабрьгә кадәр бара.
Белешмәләр өчен телефон (Түбән Кма): +7 917 907 77 79 (Салих хәзрәт), 8 8555 42 08 68 (Рамил)
Шулай ук 2017 елгы хаҗ сәфәренә кагылышлы мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин: “ТР МДН Хаҗ” операторының рәсми сайты.