2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьттә Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) Лекотека ачылышына багышланган тантаналы чара узачак. Әлеге кичәдә ТР Президент Аппараты, ТР Диния нәзарәте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә.
Инде алдан хәбәр иткәнчә, “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” кысаларында ТР Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан грантлар бирү карарын чыгарды. Конкурста Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге дә лекотека проектын тәкъдим итеп грантка лаек булды.
Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәчәк.