Бүген төрле төбәкләрдән мөхтәрәм дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасына җыелдылар.
Әлеге күркәм мәҗлестә катнашучыларга мәдрәсәгә кагылышлы күп сандагы материаллар тупланган “Мәдрәсә-гыйлем учагы” китабы бүләк ителде. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин юбилей уңаеннан яңа дөнья күргән бу китапның мәдрәсә турындагы бишенче басма булуы хакында әйтте. "Мәдрәсә-гыйлем учагы” ул, үзгәртеп кору елларыннан соң республикабызда дини мәгариф өлкәсе ничек барлыкка килүне күз алдына китерүче китап.
Китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавы белән ачыла.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне мәдрәсәнең 25 еллыгы белән котлыйм!
Белем алу ул - Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Бу нигъмәт безгә Исламны һәм үз-үзебене танып белү өчен бирелгән. Шуңа күрә дә гыйлемле булу һәр мөселман кешесе өчен олуг бурыч булып тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә республикабызда дини гыйлем тупларга мөмкинлекләр зур.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ул - совет чорыннан соң Казанда эшләп киткән тәүге мәдрәсә. Аны оештыруга Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрәкшин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин кебек дистәләгән остаз имамнар зур көч куйды. Мөхтәрәм мөгаллим хәзрәтләрнең халкыбызга динне җиткерү нияте һәм шәхси фидакарьлеге белән мәдрәсә шәригать нигезләре буенча гыйлем бирүне дәвам итә.
Шулай ук мәдрәсәдә гыйбрәтле тарихыбыз турында, татар имамнары кылган күркәм гамәлләр хакында җиткерү өчен төрле чаралар үткәрелә, архивларны өйрәнеп китаплар бастырыла. Үзебез яшәгән җирлекнең рухи мирасын, имамнарыбыз белән бәйле вакыйгаларны һәм дини хезмәтләрне, тарихи хәлләрне өйрәнү дә исламга дәгъватның бер юлы булып тора.
Чөнки татар халкының тарихы бик тә үзенчәлекле: мөселман илләреннән меңләгән чакрымнар ераклыкта яшәсәләр дә алар исламны үз теләкләре белән кабул иткәннәр һәм бернинди авырлыкларга бирешмичә динне саклаганнар. Мәдрәсә шәкертләре менә шул хакта вәгазьләрдән, мәртәбәле кунаклар белән аралашудан да белемнәр туплый.
25 ел дәвамында мәдрәсәдә меңләгән шәкертләр белем алды. Мәдрәсәдә гыйлем алган дин кардәшләребез Казанда һәм республика районнарында имам, имам-мөхтәсиб, мөгаллим вазыйфаларында динебезгә, халкыбызга хезмәт итәләр.
Барчабызга да Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, догалар кылып яшәргә насыйп итсен. Һәркемгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын күреп яшәргә язсын. Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек һәм җан-тәннәребезгә саулык-сәламәтлек бирсен. Амин.
Олуг хөрмәт белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин”
Җыентыкка мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләренә, хәзрәтләребезгә кагылышлы күп сандагы мәкаләләр, тәбрикләү сүзләре тупланган.