Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ачылуга 25 ел тулу уңаеннан дини уку йортында бәйрәм булды.
Мәдрәсәне юбилее белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Президенты аппараты, мәгариф министрлыгы вәкилләре котлады. Шулай ук төрле төбәкләрдән, районнардан килгән хәзрәтләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр җыелды.
Юбилей чарасы башланыр алдыннан кунакларга мәдрәсә тарихына багышланган видео күрсәтелде.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә – урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты. Мәдрәсәнең төп максаты – Татарстан һәм Россия Федерациясенең татарлар яши торган төбәкләре өчен имамнар әзерләү.
Мәдрәсә 1990-1991 елларда Казан каласының “Кабан арты” мәчетендә (Һади Такташ урамы, 26 нчы йорт) ачыла. 1993 елның 5 ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында теркәлеп, дүрт еллык мәдрәсә статусын ала. Казан шәһәре хакимиятенең элекке башлыгы Камил Шамил улы Исхаков боерыгы нигезендә 1998 елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы “Ал” мәчет бинасы (67-нче йорт) кайтарыла. 2000 елда мәдрәсә биш еллыкка үзгәртелә. Мәдрәсә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясе нигезендә эшли.
Төрле елларда мәдрәсәдә гыйлем алучылар: казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, мөфти Таһир хәзрәт Саматов һәм аның абыйсы Хәлил, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, мәрхүм, танылган дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм башкалар.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин совет заманыннан соң беренче булып оештырылган әлеге мәдрәсәне эшләтеп җибәрүгә бик күп татар дин әһелләренең өлеш кертүен билгеләп узды. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ул - совет чорыннан соң Казанда эшләп киткән тәүге мәдрәсә. Мәдрәсәдә дини генә түгел, мәгърифәтчел чаралар да күп уздырыла. Яшьләргә үзебез яшәгән җирлекнең рухи мирасын, имамнарыбыз белән бәйле вакыйгаларны һәм дини хезмәтләрне, тарихи хәлләрне өйрәтү бик мөһим. 25 ел дәвамында мәдрәсәдә бик күпләр белем алды. Мәдрәсәдә гыйлем алган дин кардәшләребез Казанда һәм республика районнарында, татарлар яши торган төбәкләрдә имам, имам-мөхтәсиб, мөгаллим вазыйфаларында динебезгә, халкыбызга хезмәт итәләр”, - диде Камил хәзрәт.
Чарада мәдрәсә мөгаллимнәренә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдрәсә җитәкчесе, танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәтне республикабызда берничә дистә еллар дәвамында дини мәгариф үсешенә зур өлеш кертеп килүче тырыш дин әһеле; йөзләгән шәкертләргә ислам кыйммәтләрен җиткерүче, аларны татар халкының рухи байлыгы, танылган галимнәре белән таныштырган мөхтәрәм мөгаллим; җәмәгать эшләрендә актив катнашучы зыялы шәхес буларак беләләр. Ул шәкертләргә башкалабыз мөселманнары тарихын өйрәтүче чаралар һәм өлкән буын дин әһелләренә карата хөрмәт хисен тәрбияли торган очрашулар оештырып та өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, берләштерүгә зур тырышлык куючы остаз.
Бүгенге бәйрәм хакында ул: "Без совет чорыннан соң ачылган беренче татар мәдрәсәсе. Ә менә без хәзер урнашкан биналарда бит күркәм Ал мәчет бергә атаклы Унынчы мәхәллә-Якупов мәдрәсәсе гөрләгән. Анда иң алдынгы мөгаллим-мөдәррисләр гыйлем биргән, Россиянең төрле төбәкләреннән меҗләгән шәкертләр укыган. Архив материалларын тирәнрәк өйрәнгән саен инанабыз: без бит - аларның дәвамчылары! Якупов мәдрәсәсе 1918 елда ябылып юкка чыкмады, аның варислары сакланып калды. Быел ул мәдрәсә-мәчет комплексының төзелеп эшли башлавына - 208 ел, Ал мәчет һәм мәдрәсә комплексының үзгәртелеп корылуына -110 ел. Шуңа күрә бүген безнең мәдрәсә эшчәнлегенә генә түгел, ә бай мирасыбызга да шөкерана итеп нәтиҗә ясыйбыз", - диде.
Әлеге күркәм мәҗлестә катнашучыларга мәдрәсәгә кагылышлы күп сандагы материаллар тупланган “Мәдрәсә-гыйлем учагы” китабы да бүләк ителде. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин юбилей уңаеннан яңа дөнья күргән бу китапның мәдрәсә турындагы бишенче басма булуы хакында әйтте. "Мәдрәсә-гыйлем учагы” ул, үзгәртеп кору елларыннан соң республикабызда дини мәгариф өлкәсе ничек барлыкка килүне күз алдына китерүче китап.
Җыентыкка мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләренә, хәзрәтләребезгә кагылышлы күп сандагы мәкаләләр, тәбрикләү сүзләре тупланган. Мәдрәсә тарафыннан оештырылган һәм күркәм традициягә әверелгән әһәмиятле-тәрбияви чаралар хакында да язылган .