Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитетына РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Сәүдә-сәнагать палатасы әгъза билетлары тапшырылды.
Палата әгъзасы булу комитетка яңа мөмкинлекләр ача, эшлекле элемтәләр булдыруга ярдәм итә һәм комитет дәрәҗәсен күтәрә. Шулай ук чит ил делегацияләре белән алып барылган сөйләшүләрдә катнашу хокукын бирә.
Әйтик, 2016 елда Татарстанга чит илләрдән 100дән артык делегация килгән, аларның күбесе мөселман илләреннән һәм, нигездә, хәләл темасы белән кызыксыналар.