Хәләл ризыкка дегустация

23 декабрь 2016 ел 16:19
Хәләл ризыкка дегустация

   23 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Хәләл Үзәге”ндә Рәсәйдә иң күп хәләл  тавык ите җитештерүче “Чаллы-Бройлер” җәмгыятенең продукциясен авыз итү (дегустация) чарасы узды. Үзәккә килүчеләр тавык итеннән җитештерелгән рулет, “Купец ипие”, “Рәхмәт” тутырмасы белән таныштылар. Хәләл ризыкларны авыз итүчеләр аларга югары бәя бирде.   

   Дегустация  үткәрүче Эмилия Захарова белдерүенчә, “Чаллы-Бройлер”ның хәләл продукциясенә моңа кадәр Башкортостанда һәм Норлат шәһәрендә дегустация уздырылган һәм шул төбәкләрдә дә ул югары бәя алган.

   Дегустация вакытында сатып алучыларга “Чаллы-Бройлер”да хәләл продукция җитештерү процессы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл стандарты комитеты эшчәнлеге турында клиплар, тапшырулар күрсәтелде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы