Бүген, 24 декабрь көнне, Яр Чаллының Сара Садыкова исемендәге концертлар залында мәүлид аена багышланган зур дини чара уздырылды. Әлеге күркәм бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башка күп сандагы кунаклар катнашты.
Мәүлид бәйрәмендә вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр башкарылды.
Ильяс Халиковның “Минбәр” дини театры катнашты.