“Гыйбадәте исламия" китабы буенча үткәрелгән республикакүләм викторинаның җиңүчеләре билгеле

24 декабрь 2016 ел 10:53
“Гыйбадәте исламия" китабы буенча үткәрелгән республикакүләм викторинаның җиңүчеләре билгеле

Бүген башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" кысаларында беренче мәртәбә мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия" китабы буенча балалар арасында оештырылган викторинаның республика этабы узды. Бәйгенең соңгы өлешендә республика мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты.

Мәгълүм булганча, республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелде.

Күркәм гадәт буенча чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Изге Китапны "Госмания" мәктәбе шәкерте Ибраһим укыды, ә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров дога кылды. Нияз хәзрәт балаларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. "Бу бәйгедә катанашучы һәрбер бала җиңүче, чөнки сез район һәм төбәк турларында иң югары нәтиҗә күрсәтүчеләр. Бүген без абсолют җиңүчене билгелибез, ләкин бу төп максат түгел, чөнки максатыбыз - ислам дине буенча белемнәребезне арттыру һәм рухи мирасыбыз белән танышу. Сез бик бәхетле, чөнки хак, җәннәткә илтүче юлда. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Кем гыйлем алырга чыкса, Аллаһ тәгалә шуңа җәннәт юлын җиңеләйтер", - дип. Һәркайсыгызга зур уңышлар насыйп итсен", - дип теләде Нияз хәзрәт ачылыш тантанасында.

Ачылу тантанасыннан соң һәр балага 45 сорау теркәлгән махсус биремнәр тараттылар һәм алар катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленде. Әлеге сорауларга җавап бирү өчен 40 минут вакыт бирелде. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән 5 минутлык чыгыш  ясады.

Ир балалар арасында җиңүчеләр:

1нче урын - Хәбиб Хәбибуллин (Түбән Кама);

2нче урын - Азат Якупов (Азнакай);

3нче урын - Тимербулат Мирзаянов (Алабуга).

Кыз балалар арасында җиңүчеләр:

1 нче урын - Әлфия Шаһиева (Кайбыч);

2 нче урын - Рәлинә Хәбирова (Әгерҗе);

3 нче урын - Сөмбелә Хакова (Азнакай).

Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

“Гыйбадәте исламия” иң  киң танылган дәреслек, бүгенге көндә дә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дини башлангыч белем бирүдә кулланыла.  Бу китап хәнәфи  мәзхәбенең фикх буенча күләмле  хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган. 

Алсу Хәнҗәрова, ТР МДН матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы