24 декабрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама мөхтәсибәтендә булгач, Чаллыга юл тотты. Биредә ул мөхтәсибәт оештырган мәүлид бәйрәмендә катнашучы халыкны сәламләде.
Бу көнне Чаллы мөселманнары Сара Садыкова исемендәге концертлар үзәгенә җыелды. 800 кешелек зал тулысынча тулган иде диярлек. Бәйрәмдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр имамнары, хакимият вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Коръән укып, дога кылудан башланып киткән бәйрәм чарасын балалар дәвам итте.
Балалар чыгышыннан соң хәзрәтләр сөйләде.
Җыелган халыкны башлап Чаллы шәһәре имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сәламләде.
- Коръәни-Кәримдә әйтелгән:“Ий,Мөхәммәд! Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмгә җибәрдек”. Пәйгамбәребез безгә Аллаһның хак динен китерде. Без шуның өчен шатланабыз. Бүгенге бәйрәм дә шатлануыбызны күрсәтә. Икенчедән, "Кем ул Мөхәммәд?" дигән сорауга җавап бирәбез. Ураза ае хакында беләбез, рамазанда кушылганнарны үтибез. Менә шушындый бәйрәмнәр ул мәүлид ае турында аңлатырга да бер форсат, - диде. Аннары "Бүген безнең зур кунагыбыз бар", - дип Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә сүз бирде.
Мөфти Чаллы мөселманнарын мәүлид белән котлады һәм кыскача үзенең нәсихәтләрен җиткерде. "Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне үзенең илчесе - рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкате. Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!" - дип теләде ул.
Мәүлид бәйрәме кысаларында Пәйгамбәребезнең тормыш юлы һәм аның гамәлләре турында вәгазь сөйләнде. Кичә кысаларында дини җырлар башкаручы Ильяс Халиковның “Минбәр” дини театры сәхнәләштергән бабаларыбызның ислам диненә килүләре хакындагы "Аклыкка илтсен юллар" тамашасы күрсәтелде.
Тамаша кылып утырган апаларның хаҗ турында җыр башкарылганда күзләре яшьләрендә. Күрәсең, әлеге җыр аларның изге сәфәрләргә кагылышлы хатирәләрен яңартты.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте