23 декабрьдә Яр Чаллының “Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Бер сүз" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Әлеге уен темасы Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормышына багышланган иде.
Уенда мәдрәсәнең кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә белем алучылар катнашты.
Чара башланыр алдыннан мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев катнашучыларга нәсихәтләрен җиткерде. Шулай ук мәдрәсә укытучылары чыгыш ясады.
Уенда мәдрәсәнең читтән торып уку бүлеге шәкерте Илдус Фәйрушин җиңде.