Мәүлид ае дәвам итә, ә аның белән беррәттән пәйгамбәребезгә багышланган чаралар да уза тора.
Чистай мөхтәсибәтенең “Әнәс” мәчетендә мәүлид ашы булып узды. Аңа мөселман яшьләре, мөслимәләр берлекләре активистлары, аксакаллар шурасы вәкилләре чакырылган иде.
Чара барышында Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган нәшидлар, мөнәҗәтләр, салаватлар яңгырады. Укытучы Әнәс Шәязданов пәйгамбәребезнең сыйфатлары турында вәгазь сөйләде. Кичә бәйрәм өстәле артында җылы аралашу белән төгәлләнде.