Ел тәмамланырга санаулы көннәр калып бара... Күптәннән башкарылырга тиеш булып та онытылган эшләр искә төшә. Әйтерсең, нәкъ менә хәзер аларның вакыты, тизрәк чабабыз. Киләсе елга калмасын дип, нидер сатарга, нидер алырга ашыгабыз, бүләк җыябыз. Елның соңгы көннәрен шулай файдалы итәргә ашкынабыз...
Ә бу вакытны тагын да файдалы итүнең башка юллары юкмы әллә? Бар. Ярдәмгә мохтаҗларны искә төшерик. Алар бит Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр!
Ярдәм сораучылар, ягъни авыру, ятим балалар, мескенлеккә төшкән мохтаҗлар безнең бүгенге һәм киләчәк көннәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен китерүчеләр. Сәдака бирү бәла-казадан саклый.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фонды, менә шул хакта искә төшереп, “Ярдәм сораучылар - Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр” дип аталган бер атналык акция игълан итә. Бу акция 2016 елның соңгы атнасында авыру балаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Анда һәр оешма, һәр теләгән кеше катнаша ала.
Авыру балаларның үзләренә түгел, хәтта фотоларына карарга куркабыз. Ә сез күз алдына китереп карагыз, аларны карарга, тәрбияләргә, ашатырга, йоклатырга, дәваларга әти-әниләренә, якыннарына күпме матди һәм рухи көч, сабырлык, ярдәм кирәк?! Ә ул балаларның үзләреннән күпме түземлек сорала, бер Алла белә.
Елның соңгы атнасын Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик!
"Зәкят" фондына мөрәҗәгать итүчеләр исемлеген һәм аларга ярдәм итү юлларын тәкъдим итәбез.
Ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлеге
Ярдәм сораучы турында мәгълүмат | Ярдәм сорау сәбәбе | Кирәкле сумма | |
1. | Гыймранова Гәүхәрия Тол хатын, 3 баласы бар. Казан. | Кызы дәвалауга мохтаҗ. Диагноз – ДЦП. | 85500 |
2. | Сафиуллина Ирина 3 баласы бар. Казан. | Улы дәвалауга мохтаҗ. Реабилитация мөһим. Диагноз – ДЦП. | 60000 |
3. | Зиһаншина Фәния Азкеремле гаилә. Казан. | Улы 1 төркем инв. Аяклары юк. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студенты. | |
4. | Хазетдинова Алсу Азкеремле гаилә. Чаллы | Баласы инвалид, дәваларга һәм реабилитация узарга кирәк. | 165000 |
5. | Хикмәтулина Мәдинә Азкеремле гаилә. Чаллы | Улы дәвалауга мохтаҗ. Диагноз – ДЦП. | 242600 |
6. | Зәйнетдинова Айсылу Азкеремле гаилә. Казан | Кызы дәвалауга мохтаҗ. Диагноз – ДЦП. | 122400 |
7. | Әхтәмова Миләүшә Азкеремле гаилә. Казан | 23 яшьлек кызы чит илдә дәвалануга мохтаҗ. | 47980 $ |
8. | Никишина Анастасия Казан | Улы дәвалауга мохтаҗ. Диагноз – ДЦП. | 97400 |
9. | Гатауллина Римма Николаевна Азкеремле гаилә. Казан | Кызы дәвалауга мохтаҗ. Реабилитация мөһим. Диагноз – ДЦП. | 164000 |
10. | Минсафина Гөлсинә Гайфулловна Азкеремле гаилә. Казан | Улы дәвалауга мохтаҗ. Реабилитация мөһим. Диагноз – ДЦП. | 154000 |
11. | Насыйрова Ирина тол хатын, Казан | Баласы инвалид. Чит илдә кыйммәтле дәвалану узарга кирәк. | 156000$ |
12. | Мөхәмәтҗанова Гөлфирә. Аз керемле гаилә. Теләче | Баласы инвалид. Дәвалауга мохтаҗ. | 98400 |
13. | Зарипова Динара Азкеремле гаилә. Казан | 3 яшьлек улы чит илдә дәвалануга мохтаҗ. | 860 евро |
14. | Ванюхина Юлия Казан | Улы дәвалауга мохтаҗ. Диагноз – ДЦП. | 77000 |
15. | Бикинина Роза Азкеремле гаилә. Казан | Улы дәвалауга мохтаҗ. Реабилитация мөһим. Диагноз – ДЦП. | 56400 |
Ничек ярдәм итәргә?
Беренче юл
7715 номерына САДАКА сүзен язып смс хәбәр юлларга.
Мәсәлән, САДАКА 300.
(Смс со словом САДАКА и суммой пожертвования на номер 7715. Например, САДАКА 300)
Икенче юл
Сәдаканы “Зәкят” хәйрия фондына банк аша күчерү.
Реквизитлар:
Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6
Белешмәләр өчен телефон:
(843) 225-33-22 fondzakyat@yandex.ru
Фондның рәсми сайтыннан өстәмә мәгълүматлар белән танышырга мөмкин: zakyatrt.ru