string(36) "http://dumrt.ru/news/news_16386.html"
27.12.2016 09:56

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән очрашты. Очрашуда шулай ук “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты.

Очрашуда сүз 2017 елда хаҗ сәфәрен оештыруда хезмәттәшлек итү турында барды.