Буаның Госман мәхәлләсендә 26 декабрь, дүшәмбе көн, Коръән-хәтем кылу белән башланып китте. Шәһәр һәм авыл абыстайлары, мөслимәләр Госман мәхәлләсенә килеп, Коръәннең бер парәсен тулысынча укыйлар. Хәтемне Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсанов алып бара.
Килүчеләр мәчеткә үзләре генә түгел, яңа дусларын, күршеләрен алып килә. Алар арасында беренче тапкыр Коръәни Кәримне тыңлаучылар да бар.
Соңыннан илебезгә, район һәм шәһәребезгә иминлек, татулык сорап, авыл мәхәлләләренә хәерле көнкүреш насыйп булсын диеп догалар кылынды.