Чаллыда мәүлид

27 декабрь 2016 ел 11:26
Чаллыда мәүлид
24 декабрьдә Чаллы мэриясенең 800 кешелек концертлар залында Мәүлид аена багышланган зур тамаша узды. Ул Коръән укудан башланды. Аннары мөселманнарны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде.

Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрү дөрес булуын Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән дәлилләде, ә Рамил Мәрван улы Мәүлидне шәһәр күләмендә билгеләп үтүнең традициягә керәчәгенә ышаныч белдерде. Тантанага җылучылар шәһәрнең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхинның пәйгамбәребезнең (с.г.в.) асыл сыйфатлары турындагы кыска, әмма бик тә эчтәлекле вәгазен тыңладылар. Аннары мөхтәсибәтнең “Хәзинә” якшәмбе мәктәбендә дин гыйлеме алучы балаларның чыгышы булды. Алар пәйгамбәребезне олылап салаватлар әйттеләр. Соңыннан тамашачыларга Ильяс Халиковның “Минбәр” дини театры спектакле күрсәтелде. Ул Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә багышланды. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы