Буа мәдрәсәсе зур Мәүлид бәйрәме уздырды. Чарада 250 дән артык кеше катнашты. Бәйрәм Изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в искә алуны, аның туган көнен үткәрүнең әһәмиятен җиткерде.
Район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә директоры урынбасары Габдраүф хәзрәт Хисмәтуллин, Буаның "Габделмәлик" исемендәге беренче җәмигъ мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Карлы авылы имамы Равил хәзрәт Сәетморатов һ.б пәйгамбәребез һәм аның тормышы хакында эчкерсез, матур вәгазьләр сөйләделәр.
Мәдрәсәнең көндезге бүлек шәкертләре һәм мәдрәсәгә укырга йөрүче балалар матур шигырьләр, мөнәҗәтләр,салаватлар әйттеләр.
Чара мул табын артында догалар кылынып тәмамланды. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр таратылды