28 декабрь көнне Актаныш районының Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы булды. Район авылларындагы имамнардан Аксакаллар шурасы әгъзалары сайланды. Аксакаллар шурасы рәисе - Ләис хәзрәт Галләмов 2016 елда башкарылган эшләр буенча мәгълүмат җиткерде һәм киләсе 2017 елга максат һәм бурычларны билгеләде.
Шулай ук имамнарга " Шура" журналының яңа саны таратылды.