“ТР МДН ХАҖ” рәсми хаҗ операторы вәкилләре Лаеш районы имамнары җыелышында катнаштылар. Салих мәчетендә узган җыелышта “Хәләл”, “Зәкят”, “Вакф” оешмалары хезмәткәрләре дә булды.
Мәгълүм булганча, ел ахырына кадәр хаҗ юлламаларына ташламалар каралган. “Эконом” программасы буенча 1115 мең, “Стандарт” программасы 205 мең сум тора.
Тулырак мәгълүмат биредә: dumrt-haj.ru