Чистайның Йолдыз бистәсендә гражданнар җыены узды. Анда Чистай муниципаль районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов, Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Сергий атакай катнаштылар.
Очрашу барышында бистәдә яңа мәчет төзү, тәре урнаштыру мәсьәләләре каралды. Киңәшләшү нәтиҗәсендә ун кешедән торган мәхәллә советы оештырылды, мәчет төзүгә акча җыю буенча җаваплы зат билгеләнде.
Алла боерса, якын арада яңа мәчет мөселманнарны кабул итәргә әзер булыр дип ышанып калабыз.