30 декабрь вәгазе, Рабигыль-ахыр аеның 1 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел
Галәмнәрнең Раббысы булган, безне хак юлга күндерер өчен Үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән Аллаһыга барча мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага ﷺ, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан ихлас сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде. Бөек Раббыбыз Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә «Мәидә» сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтә:«Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз – өстенлек табарсыз». «Мәидә / Аш Яулыгы», 5:90
Бу аятьтә бөтен галәмнәрнең Раббысы Аллаһы Тәгалә безгә, адәм балаларына, мөрәҗәгать итә. Безне шушы хәмердән, отыш уеннарыннан һәм башка пычрак гамәлләрдән килгән бәла-казалардан, авырулардан һәм күңелсез хәлләрдән коткару өчен вәгазьли. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызның да сау-сәләмәт һәм бәхетле булуыбыз өчен дөньяда барысын да бар кылган. Җиде кат күк һәм җиде кат җир, таулар, далалар, урманнар, диңгезләр һәм барлык җәнлекләр дә адәм баласы өчен яратылган. Кайбер кешеләр кайвакыт сорау бирәләр: «Ә ни өчен соң алайса Аллаһы Тәгалә ул тыелган нәрсәләрне бар кылган һәм хәмернең дә булу- ына юл куйган? Аллаһ теләмәсә, хәмер булмас иде бит». Чыннан да, әгәр Раббыбыз теләмәсә, хәмернең җирдә әсәре дә булмас иде. Әмма шул ук вакытта без Раббыбызның күпме нигъмәтләреннән мәхрүм калыр идек.
Бүгенге көндә без нинди гаҗәеп фән үсеше чорында яшибез. Өйләребез утынсыз җылына, су кергән һәм чыккан, җирдә йөри торган, һавада оча торган, суда йөзә торган транспортларыбыз бар. Элекке заманда бабаларыбыз айлар буе йөргән юлларны без бер-ике сәгать өчендә йөреп чыга алабыз. Шифаханәләрдә нинди генә авыруларны дәваламыйлар, төрле операцияләр ясыйлар. Ә бит бу эшләрнең күбесендә төрле составтагы спирт кулланыла.
Бу дөньяда хәрбер нәрсәнең үз урыны бар, һәр бөҗәкнең дә үз кирәге бар. Бер генә төр бөҗәк югалса да аның артыннан бүтән төр кошлар һәм бөҗәкләр һәлак була башлый. Шуңа да хәмернең (спиртның) файдасын без бүгенге көндә фән өлкәсендәге кулланышларда күрәбез. Аллаһы Тәгалә хәмерне безгә карыныбызга кабул итәргә тыйды. Хәтта безнең тәнебез үзенә кирәк кадәр микъдарда спиртны үзенә үзе булдыра. Артыгы тәнебезгә зарар китерә, акылыбызны томалый һәм төрле җинаятьләргә этәрә. Бүгенге көндә Раббыбызның аятьләренә итагать итмичә хәмер кулланган кешеләрдән килгән зарарны бит санап бетергесез. Хәмер эчү сәбәпле күпме янгынннар чыга, ул янгыннарда әти-әниләре белән бергә яшь сабый балаларның да һәлак булганнарын еш ишетәбез. Күпме юл фаҗигаләре була, сугышулар, кеше кыйнаулар, кеше үтерүләр, көчләүләр – күбесе бит исерек килеш эшләнә.
Дөньяга авыру зәгыйфь балалар туа, алар әти-әниләренең хәмер эчүләре аркасында гомерләре буе авыру бу- лып яшиләр. Җитештүрү өлкәләрендә дә исерек килеш эшләнгән күмпе яраксыз товарлар, ватылган, яраксызга чыгарылган күпме җиһазлар бар. Ә иң куркынычы – хәмер бит безне Раббыбыздан ерагайта, йөрәгебезне каралта, акылыбыздан аера. Акыл – адәм баласына бирелгән иң олы нигъмәтләрнең берсе булып тора. Акыл белән без бүтән җан ияләреннән аерылып торабыз, начар белән яхшыны аерабыз. Ә хәмер безне шушы нигъмәттән мәхрүм итә. Аллаһы Тәгалә адәм баласына күркәм нәрсәләрне, игелекле гамәлләрне яратуны салган. Шуңа гөнаһлы гамәлләр адәм бала- ларына чиркангыч булып күренә. Һәм иблис тә моны белә, безне гөнаһка этәрүне җиңел түгел икәнен аңлый һәм безне юлдан яздыру өчен үзенең гасырлар буе кулланган коралларын куллана. Ул коралларның берсе булып хәмер тора. Әгәр иблис безгә хәмерне эчерә алса, соңыннан безнең белән курчак белән уйнаган шикелле уйнап, теләсә нинди гамәлләрен дә кылдыра ала.
Хәмер – ул шайтанның капканы кебек. Ничек итеп аучы, үзенең корбанын тотар өчен капкыннар куеп, аның өстенә төрле җимнәр сипсә, без бүген хәмернең дә кибеттә яхшы урта бер урында, матур савытта булганын күрәбез. Хәтта балаларның эчемлекләре дә андый матур савытларда юк. Бу капкын сыман: кем дә кем бу капкынга үрелсә, белгәнебезчә, кап- кын ябыла һәм җим аучыныкына әйләнә. Хәмер эчкән кеше дә иблиснең кулында уйный башлый. Гаиләсен, әти-әнисен, күршеләрен һәм барча кешеләрне дә җәфалый башлый. Ахырда гаиләсен, эшен, дусларын югал- тып, инде соңгы чиктә үзенә үзе кул салуга да җитүчеләрне күрәбез. Ә бит Раббыбыз кисәтте: «Мин сезгә гаһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр». «Йәсин», 36:60
Коръәни Кәримдә «Бәкара» сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Аллаһу Тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр – җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:257
Хәмер кулланган кешеләрнең дә айлар буе айный алмыйча караңгылыкка һәм золымлыкка күчкәннәрен, көннән-көн йөзләре каралып, кешелек сыйфатларын югалтканнарын еш күреп яшибез. Ә ничек көрәшергә соң бүгенге көндә адәм баласы өчен зарарлы булган хәмерне кулланудан?
Тарих битләренә карасак, зур дәүләтләр дә хәмер белән көрәшеп карадылар. Безнең илдә дә хәмергә каршы көрәшеп, күпме виноград бакчаларын кистеләр, Америкада да коры закон чыга- рып, күпме чыгымнар тотып, кешеләрне җәзаларга тартып көрәштеләр, әмма ахырда бу көрәштә җиңүче була алмадылар. Киресенчә, хәмер эчү киңрәк таралды һәм тамыр җәйде, хәтта хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасына да үтеп керде. Ә Пәйгамбәребез Мостафа ﷺ гәрәпләрне хәмердән аеру өчен бер дирһәм дә тотмады, бер виноград агачын да кисмәде, һәм һичкемне дә җәзага да тартмады. Әмма хәмерне судан да күбрәк эчкән гәрәп халкын хәмердән аерды. Ничек Пәйгамбәребез ﷺ бу эштә җиңүче булды? Берсүзсез, Аллаһның ярдәме вә Аның караңгылыктан нурга чыгаручы дине илә. Хәмергә һәм бүтән зарарлы нәрсәләргә каршы тору, алардан котылу һәм дәвалану чарасы – ул күңелләребезгә иман нуры кертү. Аллаһы Тәгаләне ярату, Аның әйткәннәрен үтәү һәм тыйганнарннан тыелу безне мәңгелек бәхеткә китерүче гамәл булып тора. Хәдис: «Аракы эчкән кеше – потка табынган кеше кебек була».
Расүлебез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Әгәр берәү Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәмерне эчмәсен! Әгәр берәү Аллаһыга һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәмер эчелә торган өстәл артына утырмасын!». Хәмерне бары тик эчү генә гөнаһ түгел, ә аны ясау да, саклау да, сату да, ташучысы да бер үк гөнаһка китерә. «Раббыбыз хәмер эчүчене, эчерүчене, хәмерне сатып алучыны, сатучыны, ясаучыны, саклаучыны, ташучыны һәм үзенә ташы- тучыны ләгънәт кылды».
Бүгенге көндә күп сәүдәгәрләребезнең хәмер сатып бөтен яшьләребезне бозып, үзләре бай һәм бәхетле яшәргә омтылуларын күрәбез. Бәлки беренче мизгелдә ниндидер табышлар алсалар да, машиналар алып, зур йортлар корсалар да, көннәрдән бер көнне үзләре үк исерткән һәм хәмер эчүдә ярдәм иткән исерекләрдән бәла-каза һәм җәфа күрүдән беркем дә имин түгел. Аллаһ Раббыбыз безгә шайтан коткысы булган хәмер, наркотик һәм башка акылыбызны томалаучы хәрамнардан ерак булып, тәнебезгә, җаныбызга һәм иманыбызга файдалы булган, хәләл һәм пакь ризыклар белән ризыкланып яшәргә насыйп әйләсә иде. Бу дөнья безнең өчен бер сынау мәйданы. Ошбу дөньядагы сынауларыбызны, имтиханнарыбызны Аллаһ Раббыбыз җиңелллек белән үтәп, Ахирәттә мәңгелек җәннәтләренә кереп бетмәс нигъмәтләре белән нигъмәтләнергә насыйп әйләсә иде.
Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе