Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сүрия Гарәп Республикасының вакыфлар министрлыгы чакыруы быенча Дамаск шәһәренә эшлекле сәфәр кыла.
Россия делегациясе составына шулай ук Русия мөселманнары диния мәҗлесе җитәкчесе, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев керде. Әлеге сәфәр кысаларында кунаклар Дамаск ислам университеты һәм танылган «Әбу Нур» университетларында булды, биредәге җитәкчелек, мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән аралашты. Мөмкинлектән файдаланып дин әһелләре 2013 елда фаҗигале төстә вафат булган олуг галим Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый каберен зиярәт иттеләр һәм рухына дога кылдылар.
Җирле мөселманнар Мөхәммәд ﷺ багышлап оештырган Мәүлид кичәсендә дә катнаштылар.