Мөселман яшьләре берлеге һәрвакыт балаларга аерым чаралара уздыруга аерым игътибар бирә килделәр. Бу бәйрәмне дә алар оештырды.
Нәни кунакларны килеп керүгә үк әкият персонажлары, мультфильм геройлары каршы алды. Алар белән бергә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балаларга шулай ук Мәүлед бәйрәме, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаху алейхи вәссаләмнең тормыш юлы, аның күркәм сыйфатлары турында мультфильм форматында видеоролик күрсәттеләр.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге чарага күп балалы, аз керемле гаиләләрдән балалар да чакырылган иде. Бу аларга Мәүлед ән нәбинең чын асылы турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Әкият персонажлары нәниләр белән викторина уздырдылар. Тылсымчы белән кызыклы әкият уйлап чыгардылар. Балаларның йөзләрендә чын күделдән елмаюны күреп олылар да шатландылар. Ә махсус бүләкләр алгач балалар сөенүенең иге-чигы булмады.
Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә шундый чаралар уздырыга көч-куәт, мөмкинлекләр бирсен иде!