28 нче декабрь көнне Алабуга мөхтәсибәте мәдәният йорты бинасында пәйгамбәребез туган ай уңаеннан мәүлид кичәсе оештырды. Очрашуда ТР мөселманнары диния нәзарәте вәкилләре, күрше район имам-мөхтәсибләре, имамнар һәм район мөселманнары катнашты.
Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Мәрданов Рамил, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсүтдинов чыгыш ясады.
Кичәдә пәйгамбәребезнең тормыш юлына, күркәм әхлагына кагылышлы вәгазьләр сөйләнелде.
Яшь буын мөселманнары тарафыннан Аллаһның илчесенә салават һәм шигъри формада мөнәҗәтләр әйтелде.
Очрашу бик файдалы үтте, һәрбер килгән мөселман зур хәзинә- файдалы гыйлем туплап, пәйгамбәребезне тагын да якыннанрак өйрәнеп, шөкер сүзләре белән таралышты.
Ошбу кичә барлык кунаклар белән бергәлектә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават әйтү белән тәмамланды.