Җомга вәгазе. Иман ул – Аллаһны хакыйкый ярату

06 гыйнвар 2017 ел 00:01

6 гыйнвар вәгазе,
Рабигыль-ахыр аеның 8 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел

Чын мәхәббәт нидән гыйбарәт?

Аллаһы Раббыбызның кешеләргә биргән иң гүзәл нигъмәтләренең берсе – ул ярату хисе. Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше –
бәхетсез. Ул үзен яратудан, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән ары китә алмый.

Габдулла Тукай да:
«Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк –
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы»
, – дип язган.

Күңелендә ярату хисе булган кеше бәхетле. Ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүче. Аның яратуына җавап бирәләрме, юкмы – мөһим түгел. Яратуыңа җавап көтү – мәхәббәт түгел, ә эгоизмның бер төре. Ярату үзең турында оныту, сөйгәнеңә, халкыңа, туган җиргә хезмәт итү һәм бу гамәлдән тәм табу ул. Менә шушы хис кешене югары күтәрә, алга барырга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Әлбәттә, иң бөек ярату хисе Аллаһы Тәгаләгә булырга тиеш. Әгәр кеше нәрсәнедер яки кемнедер Раббысыннан артык яратса, ул ярату аңа бәхетсезлек китерә, аны упкынга илтә. Чөнки бу вакытта кеше яратканының колына әверелә, чикне югалта. Аллаһтан курку ул – Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтен югалтудан курку. Иман ул – Аллаһны хакыйкый ярату. Күңелендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булган кеше, Ул кушканнарны үтәүдән, тыйганнарыннан тыелудан тәм таба, җанына рәхәтлек ала.
Бу эшләрне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан гына куркып эшләүче каты бәгырьле була, аның гыйбадәте дә көткән нәтиҗәне бирми. Кушканнарны үтәү – ул әле тәм табу түгел, ә өстән бурычны гына төшерү.

Әйтик, ике кеше бер үк эшне башкара. Берсен шушы эшне эшләргә куркытып мәҗбүр иткәннәр. Икенчесе үзенә эш кушучыны хөрмәт итеп, аның күңелен күрим дип, җанын биреп эшли. Икенче кешенең эш нәтиҗәсе әйбәт, күңеле күтәренке була, ул эшеннән рәхәтлек ала.

Кешенең калебендә иман, ярату булмаса, андый кеше корыган агачка тиң. Урманда корыган чыршылар, каеннар бар. Аларның агач икәнен дә, нинди агач икәнен дә белеп була, ләкин аларның киләчәге юк. Нәфесенә хуҗа була алмый үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртса, йөрәгендә иман, ярату, өмет булмаса, кешенең дә киләчәге юк. Андый кешенең күзендә өмет чаткысы, нур булмый. Нинди генә матур киемнәр кисә дә, аның янында үзеңне уңайсыз сизәсең. Андыйлар турында хәзер «аурасы начар» дип сөйлиләр, элек «җан көеге» дип әйтәләр иде.

Пәйгамбәребез: «Ватанны сөю иманнан», – дигән. Ватан төшенчәсенә туган җир, нигез, туган тел, әти-әни, туган-тумача да керә.
Шуларга хезмәт итүдән тәм таба алмыйсың икән, син буш кеше.

Иң кешелексез кеше – битараф кеше. «Халкым мине аңламады, сөйгәнем мәхәббәтемә җавап бирмәде», – дип, бар дөньяга үпкәләп, кара көеп йөрү дөрес түгел. Кемдер синең мәхәббәтеңне җавапсыз калдырган икән, ник борчылырга, аңа карап синең ярату сәләтең кимеми. Безгә нәрсәнең хәерле икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә. «Аллаһның хәерсез эше юк», – дип, алга таба хәрәкәт ит. Җавапсыз мәхәббәт, әгәр ул чын мәхәббәт булса, нәфесне канәгатьләндерү теләге генә булмаса, сине чарасызлык упкынына төшерми, ә, киресенчә, үҗәтрәк булырга, югарырак күтәрелергә ярдәм итәргә тиеш. Яраткан кешең каршында матур булып калырга, рәхәтлек тудырырга тырышырга кирәк. Сөйгәнең, халкың каршында түбәнлеккә төшү, кешелек сыйфатларыңны югалту берәүне дә бизәми, яраткан кешеңә, халкыңа сөенеч тә китерми. Яраткан кешеңнең шат йөзле, бәхетле булуын күрү – үзе бәхет.

Бар нәрсә дә тәкъдирдә язылган, аны үзгәртеп булмый. Әмма һәркайсыбызга да яхшылыкка омтылу, матурлыкны тудырырга тырышу сәләте бирелгән. Аллаһы Тәгалә каршында безнең әнә шул тырышлыгыбыз бәяләнә. Тормыш безне ничек кенә сынаса да, без сыгылырга, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгелбез. Күпме генә уфтансак та, үткәнне кире кайтарып булмый. Ә алга барырга, матур киләчәк булдыру өчен тырышырга мөмкинлекләр бар. Якты киләчәктән өмет өзү, матур киләчәк
турында хыялланмау Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет өзүгә тиң. Раббыбыз һәркемгә дә сайлау һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге биргән. Кире кагылу, егылу гаеп түгел, егылгач торырга тырышмау – гаеп. Язучы, композитор гына иҗат итми, һәр һөнәр иясе иҗат итә. Бары хезмәтеңне иҗатка әйләндерергә генә кирәк.
Бер үк рецепт, бер үк ризыктан өч кеше аш пешерә. Беренчесе ашыйсы килгәнгә, икенчесе пешекче булганга, өченчесе пешерергә яратканга. Нәтиҗәдә яратып пешерүченең ашы тәмлерәк була. Кырда эшләүнең дә, терлек карауның да, кирпеч салуның да үз аһәңе, үз матурлыгы бар.

Шуны күрә, тоя белергә, аннан тәм табарга һәм балаларыбызны да шул матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Кеше эшкә бара, кайта, акча эшли, гаиләсен туйдыра. Бай булып та яшәргә мөмкин. Ләкин хезмәтең иҗат дәрәҗәсенә күтәрелмәсә, бәхетле була алмыйсың. Зарланып, кемнедер сүгеп, кәефсезләнеп гомер кичерәчәксең. Күңел ачуларга йөреп, кәеф-сафа корып күңел бушлыгын тутырмакчы буласың, әмма бу дөрес юл түгел.

Без яратып өйләнештек диләр, әмма тормышлары барып чыкмый. Яратып өйләнештеләр микән, әллә нәфесе теләгән ярны үзләренеке иттеләр микән?.. Болар икесе ике әйбер. Әгәр яратасың икән, син яраткан кешеңә хезмәт итүдән, уңайлык тудырудан, аның елмаеп көлүеннән рәхәтлек алырга тиешсең. Шул вакытта гына тормыш бәхетле була. Хатын иренә, ире хатынына уңайлы булсын дип тырыша икән, менә бу ярату.

Бер-берсенә яхшы шартлар тудыру, куңел күтәрү өчен бар сәләтен, тырышлыгын куйган парлар йортын бәхет беркайчан да ташламый. Берәү дә уңайлыктан туймый, киресенчә, һәркем рәхәт тормышны югалтудан курка. Әгәр гаиләдә шушы гармония бар икән, гаилә тотрыклы була, ярату бер-береңнән башка тора алмау дәрәҗәсенә күтәрелә. Әгәр син тормышыңны үзеңнең нәфесеңне канәгатьләндерү өчен генә корсаң, синең тормышың барып чыкмый, чөнки нәфеснең чиге юк. Коммунистик идеологиянең барып чыкмавы да аның «Һәркемгә хаҗәтенчә, һәркемнән сәләтенчә» лозунгына корылган булуында. Бу әкияттәге кызның төпсез чиләккә су тутыруына тиң. Ә хакыйкый тормышта бу «Күбрәк эләктер, ераграк кач (Урвать кусок побольше, удрать подальше)», дигәнгә кайтып кала, моның ачы җимешләрен бүген дә татыйбыз. Җитәкчеләр үз мәнфәгатьләрен җәмгыять, халык мәнфәгатьләреннән өстен куйганда, ил алга бара алмый. Гаиләдә дә шулай ук. Кем дә булса үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртса, гаилә таркала. Бүген яңа корылган гаиләләрнең күпчелеге таркала икән, без балаларыбызны кемгә дә булса хезмәт итүдән тәм табарга өйрәтмәгәнбез, эгоистлар үстергәнбез. Бала уенчыгы белән уйнаудан гына түгел, уенчыгын башкаларга биреп торудан да тәм табарга тиеш.
Фәрһәд һәм Ширин мәхәббәтеннән күпләребез хәбәрдар. Сөйгәне тауны ярып (кисеп) су каналы ясарга кушкач, Фәрһәд, уйлап та тормыйча,
тау кисәргә тотына. Ару-талуны, авыртуны белми онытылып эшли һәм максатына ирешә.

Ә без бер-беребезгә әз генә булса да уңайлык тудырырга, йомшак сүз әйтеп күңелен юатырга үзебездә көч таба алмыйбыз. Ул аны тиеш, моны тиеш, тегене эшләмәгән, моны эшләмәгән дип, үзебезгә аклану эзлибез. Каршы якны гаепләү үзеңнең булдыксызлыгыңны танудан качу ул.

Бу юл белән гаиләне саклап та, бәхетле итеп тә булмый. Нинди генә очракта да матур киләчәк өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмасаң, тырышлыгыңны, яхшы ниятеңне Аллаһы Тәгалә бәяли, бу дөньяда булмаса, ахирәттә әҗерен бирә. Иманлы кешегә тагын ни кирәк? Каршы якның килеп гафу үтенүен көтеп утыру ярату түгел, ә эгоизм. Пәйгамбәребез: «Берәү хаксыз булып, килешергә адым ясаса, җәннәтнең кырыенда урын алыр. Ә хаклы була торып та бу адымны беренче эшләсә, җәннәтнең уртасында урын алыр», – дигән.

Һәркемнең яраткан эше, шөгыле була. Шуны башкарганда ул үзен бәхетле сизә. Балаларыбызга һөнәр сайлаганда күп вакыт үзебез теләгән һөнәрне көчләп тагып, аларны бәхетсез итәбез. Кечкенәдән аларга сәләтен үстерергә, булышырга, теләкләрен искә алып киңәш бирергә кирәк. Музыкант ясыйсы килсә дә, балада теләк булмаса, аны ни өчен азапларга?..

Күпме генә тырышсак та, 10 литрлы чиләккә 11 литр су салып булмый...

Пәйгамбәребезнең дә, тугры хәлифәләрнең дә яраткан эшләре, шөгыльләре булган. Бервакыт Пәйгамбәребез Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һәм Гали  белән сөйләшеп утырганда, Пәйгамбәребездән: «Син нәрсә яратасың?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Исле майны (табигатьтәге үлән, чәчәк исләрен, ягъни матурлыкны), хатын-кызларны (әниемне, хатынымны, кызларымны) һәм намаз укуны», – дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез Мигъраҗда вакытта Аллаһы Тәгаләгә: «Мин Синең белән аерылуга ничек түзәрмен?» – дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Мин намаз укучы янында булам», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез шуңа күрә: «Намазым – күз нурым», – дия торган булган һәм тәһәҗҗүдтә үкчәләре ярылганчы намаз укыган. «Синең барлык гөнаһларың ярлыканган бит, ник шуның кадәр укыйсың?» – дигән сорауга, ул: «Мин шөкер итәм», – дип җавап кайтарган. Шуннан соң Пәйгамбәребез Әбү Бәкердән: «Ә син нәрсә яратасың?» – дип сораган. Әбү Бәкер Пәйгамбәребезгә: «Синең йөзеңә карарга, малымны дин юлына сарыф итәргә, синең минем киявем булуыңны яратам», – дигән (яхшы нәселдән балаларга пар эзләү һәр әти-әнинең бурычы). Шул ук сорауны Пәйгамбәребез Гомәргә биргән. Гомәр: «Яхшылыкка өндәргә, явызлыктан тыярга, тузган кием кияргә», – дигән (без бүген өсте-өстенә кием җыярга яратабыз, исраф итәбез).

Шул ук сорауга Госман: «Ачларны ашатырга, ялангачларны киендерергә, Коръән укырга», – дип җавап кайтарган. Гали: «Озын, эссе көннәрдә ураза тотарга, кунакны хөрмәт итәргә, нәфесем белән көрәшергә», – дигән (Пәйгамбәребезнең: «Сезнең нәфесегез җитмеш шайтаннан яманрак», – дигән сүзләрен искә төшерик).
Шул вакыт алар янына Җәбраил фәрештә килгән дә: «Инде миннән дә сора?» – дигән. Пәйгамбәребез сорагач: «Адашканнарны туры юлга өндәргә, тәкъва-гарифлар белән дус булырга, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итәргә», – дип әйткән. Шуннан соң Җәбраил фәрештә аларга Аллаһы Тәгалә сөйгән әйберләрне дә җиткергән: «Изге эшләрнең дәвамлы булуын, гөнаһлы кешеләрнең тәүбә итеп, үкенеп елаган күз яшьләрен, авырлыкка сабыр итүче кешеләрне».

Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешик, тирә-юньдәгеләребез безне яратсын дисәк, алда санап киткән сыйфатларны үзебездә булдыру өчен тырышырга кирәк.

"Шура" дини альманахы, №14


Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Татарстанның баш казые,
Балтач районы имам-мөхтәсибе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана