«Сөләйман» мәчетендә кыз балалар өчен дини курслар эшләде

09 гыйнвар 2017 ел 09:57
«Сөләйман» мәчетендә кыз балалар өчен дини курслар эшләде

Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә мөслимә кызлар өчен 10 көнлек дини дәрес алу курслары булып узды. Анда республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 30дан артык кыз бала катнашты.

Мөслимәләр курсының җитәкчесе Ләйсән Ганиева мөселман өммәтенең балалар тәрбияләүдәге бурычы хакында болай дип белдерде: “Без балаларның кышкы каникул вакытында аларны Коръән һәм әлеге Изге Китапның кыйммәтләрен өйрәтү кебек файдалы әхлакый гамәл белән шөгыльләнәбез. Бу тәрбия чарасы киләчәккә йөз тотып эшләнә. Максатыбыз – югары әхлаклы буын тәрбияләүдән гыйбарәт. Без моңа зур өметләр баглыйбыз. Хатын-кызлар яңа буынны һәм барлык җәмгыятьне тәрбияли ала торган институт”.

Курсларның ябылу кичәсендә “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә бар иде. Ул кызларга үзе белән алып килгән китапларны һәм Коръән сүрәләре язылган дискларны таратты, аларга киләчәктә дә ислам динен өйрәнүне дәвам итәргә, әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәтләргә кирәк дигән теләкләрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы