8 гыйнварда Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар өчен "Пәйгамбәрең кем?" дип аталган гыйльми бәйге уздырылды. Бәйгедә 60ка якын мәктәп яшендәге балалар көч сынашты.
Бәйге башланыр алдыннан балаларга вәгазь-нәсыйхәт белән Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүз алды. Мөселманнарга Пәйгамбәребез иң күркәм үрнәк һәм Аның тормыш юлын өйрәнү зарурлыгы турында сөйләде.
Катнашучылар алдан әзерләнгән билетлардагы сорауларга жюри каршында җавап бирергә ашыкты. Нәтиҗәдә, балалар арасында иң белемлеләре һәм тапкырлары ачыкланды.
Малайлар:
7 яшьтән алып 9 яшькә кадәр номинациясендә
1 нче урын Ярмөхәммәтов Йосыф
2 нче урынДинисламов Нияз
3 нче урын Хәбибуллин Давыт;
10 – 12 яшьлекләр арасында
1 нче урын Хәбибуллин Хәбиб
2 нче урын Сираҗиев Нурислам
3 нче урынВалохов Әдәм;
13-15 яшьлекләр арасында:
1 нче урын Гыйниятуллин Камил
2 нче урын Латыйпов Хәниф
3 нче урын Хайруллин Хәниф яуладылар
Кызлар:
7 – 9 яшьлекләр арасында:
1 нче урын Сираҗиева Айсылу
2 нче урын Йосыфова Зилия
3 нче урын Хәкимова Мәрьям
10 - 12 яшьлекләр арасында
1 нче урын Әллун Сәлмә
2 нче урын Хәмитова Ясминә
3 нче урын Хәбибрахманова Җәннәт
13 -15 яшьлекләр арасында
3 нче урынны Закирова Гадилә яулады. Аларга һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге тәмамлангач бөтен кунаклар бәйрәм табынындагы пылаудан сыйландылар. Балалар алга таба да Пәйгамбәребез тормыш юлы турында тагын күбрәк өйрәнергә сүз килештеләр.