string(36) "http://dumrt.ru/news/news_16461.html"
09.01.2017 12:48

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә эшләп килүче "Нурия" мөслимәләр клубының 10 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Чарада район имам-мөхтәсибе Рамиль хәзрәт Хөснетдинов һәм хөрмәтле аксакал Габит абый катнашты. Алар мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен, текәләрен җиткерде һәм һәр башлангычларында ярдәм күрсәтергә әзер булулары хакында сөйләде.

Оешманың җитәкчесе Алсу ханым җыелган кунакларга клубның 10 еллык тарихын бәян итте һәм шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрне барлап чыкты.Чара кысаларында мөслимәләр арасында Коръән бәйгесе дә үтте. Мәҗлес эчтәлекле вәгазь белән тәмамланды.