Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре булачак

10 гыйнвар 2017 ел 14:51

 Яр Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә (1/09, элеккеге КамАЗ шифаханәсе) мөселманнар һәм христианнар өчен  гыйбадәт бүлмәләре ачарга әзерләнәләр.  9 гыйнварда шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов шифаханәдә булып бу эшнең барышы  белән таныштылар.   Шифаханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насрединов бу уңайдан болай диде: “Хастаханәбез шәһәр һәм якын-тирә районнардагы кешеләргә хезмәт күрсәтә. Бездә даими рәвештә 600дән артык кеше 13 юнәлеш буенча дәвалану ала. Әлбәттә, авыруларның рухи ихтыяҗларын да канәгатләндерү бик мөһим. Чөнки рухы нык кеше тән авыруларын  җиңелрәк кичерә, авыруны тизрәк җиңә. Гыйбадәт бүлмәсенә дин тотучы үз хезмәткәрләребез дә йөрер дип уйлыйм. Табиблар арасында да намаз укучылар бар.” 

Булачак намаз бүлмәсе белән танышкач, хәзрәтләр башкарылган эшләрдән бик канәгать калдылар. Намаз бүлмәсе  1нче неврология бүлекчәсенең икенче катында җиһазлана. Аның идәненә келәм җәелгән, стенага намаз укырга өйрәткән плакатлар ээленгән, дини әдәбият булдырылган. Янәшәдә генә комган куелган тәһарәтханә.  Ә христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе 2 нче неврология бүлегендә әзерләнә.

Әлфәс хәзрәт баш табибкә, аның ярдәмчеләренә ошбу юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен  рәхмәтен белдерде. “Авыруларга палатада намаз уку кыенрак. Чөнки  кемгәдер уңайсызлык тудырырмын дип  читенсенәсең, намазның бар шартларын үтәп булмый. Ә аерым бүлмәдә булу җанга тынычлык бирә. Коръән уку мөмкинчелеге дә булачак. Ягъни гыйбадәт бүлмәсе авыруларга өстәмә бер таяныч,”- диде ул. Әлфәс хәзрәтнең фикерен Фоат хәзрәт тә хуплады. Ул элегрәк күп тапкырлар ошбу шифаханәдә дәваланган икән. Фоат хәзрәт шифаханә җитәкчелегенең клиентлар ихтыяҗына һәрвакыт игътибарлы булганлыкларын әйтә һәм 5 нче шифаханә башлангычына шәһәрнең башка шифаханәләре дә иярер дигән ышанычын белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана