Кичә Чистай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы вәкилләре борынгы Болгар шәһәренә барып кайттылар.
Бу чара аксакаллар советы рәисе Фәрит Мөҗип улы инициативасы белән оештырылды. Чистай кунакларын Спасс районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт җылы каршы алды.
Аксакаллар өчен Болгар шәһәре буенча экскурсия оештырылды, алар төрле музейларда булдылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, шундый чаралар бүгенгесе көндә бик мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә “Туган ягыңа мәхәббәт иманнандыр” – дигән. Ә туган ягыңның үткәнен, тарихын белмичә, аны ярату турында сөйләп тә булмый. Шуңа күрә борынгы балаларыбыз калдырган тарихи мирасны өйрәнергә, белергә һәм үсеп килүче буын өчен сакларга кирәк.