string(36) "http://dumrt.ru/news/news_16476.html"
10.01.2017 16:13

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә белем алучы шәкертләр белән очрашты. Мөфти Камил хәзрәт һәр шәкерткә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте һәм андагы үзенчәлекләрне аңлатты.

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръәннең яңа басмасын 10 мең тираж белән, ә соңрак 15 мең данә тираж белән дөнья күрде. Ике ел дәвамында әлеге эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръәнхафизлар башкарып чыкты.