Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд ﷺ балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият бирә иде, шуның өчен дә үзенең бер мөбәрак хәдисендә әйтте: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез»,- дигән. Димәк пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашыла ки, ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше - иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ләкин балаларга тәрбия бирү эше гадәттән тыш авыр. Шуның өчендерме, чын кешелек һәм чын мөселманчылык тәрбиясен бирү бик сирәк ата-аналарга насыйп була. Бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.
18 декарьдә районыбызның 57 бистәсендә Мәүлид, Буләк бистәсендә Бүләк мәчете ачылган иде. Гыйнварь аенда әлеге мәчетләрдә балалар өчен дини укулар оештырылды. Балалар дәресләрдә гарәп графикасы, намаз уку тәртипләре, ислам дине хакында белем алдылар.