Лениногорск мөслимәләре Әбү Хәнифә елына нәтиҗә ясады

16 гыйнвар 2017 ел 10:45
Лениногорск мөслимәләре  Әбү Хәнифә елына нәтиҗә ясады

Татарстанның Лениногорск шәһәрендәге мөслимәләр республикада имам Әбү Хәнифәгә багышланган елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә Лениногорск районы мөхтәсибәте.

Мәгълүм булганча, Татарстанның Диния нәзарәте 2016 елны республикада Әбү Хәнифә елы дип игълан иткән иде. Бу уңайдан Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә үткән ел дәвамында халыкны ислам дин галиме һәм хәнәфи мәзһәбе белән таныштыручы төрле чаралар оештырылды. Районның Мөслимәләр клубы да бу эштән читтә калмады. Мәчет карамагында дини дәресләр алып баручы мөгаллимә Әлфия ханым Нуркәева җитәкчелегендә мөслимәләр Әбү Хәнифә елына нәтиҗә ясады, мәчеттә китап күргәзмәсе оештырылды. Дин галименә багышланган викторинада илледән артык хатын-кыз катнашты.

"Татар-информ"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы