15 гыйнвар көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булды. Вәгазь белән Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Вәгазьдә 100дән артык кеше катнашты. Хәзрәт белән очрашуга якындагы авыл имамнары да бар иде. Җәлил хәзрәт иң элек кризис темасына тукталды һәм адәм баласына Аллаһ тарафыннан ризык киңәйтелүнең җиде сәбәбен әйтеп, һәркайсына аерым аңлатмалар биреп узды. Тәүбә, намаз уку, сәбәп кылу, шөкер итү, зарланмау, аралашу, изгелек эшләү төшенчәләрен дә тәфсилләп аңлатты.
Кичәне йомгаклап Биектау авылы имамы Зиннур хәзрәт халык исеменнән Җәлил Фазлыевка эчтәлекле вәгазе өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм мондый күркәм очрашуларның дәвамлы булуын теләде. Ә тарих фәннәре кандидаты, язучы, Нурулла Гариф Җәлил хәзрәткә күптән түгел генә дөнья күргән һәм Биектау авылы мәгарифенә багышланган китабын бүләк итте. Очрашу сый-нигъмәтләргә бай чәй табыны артында, Коръән уку белән тәмамланды.