Җиңүчегә хаҗга юллама

19 гыйнвар 2017 ел 11:17
Җиңүчегә хаҗга юллама

4 февраль көнне Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырылачак. Анда республиканың барлык-район шәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.

– Бәйгенең максаты – Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү, – ди Азнакай шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Республика бәйгесендә Коръәннең соңгы өч өлешен яттан уку буенча көч сынашачаклар.

Конкурсның шартлары буенча, җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, 1 нче урынны яулаучы Шакировлар гаиләсе исеменнән олуг хаҗга юлламага ия булачак. 2 нче урынны яулаучы исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәк. Ә инде 3 нче урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы