Мәрҗани мәчетендә Муса Җәлилгә багышланган ачык дәрес узды

23 гыйнвар 2017 ел 12:39
Мәрҗани мәчетендә Муса Җәлилгә багышланган ачык дәрес узды
Татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тууының 111 еллыгы якынлашуы уңаеннан Әл-Мәрҗани мәчетенең конференц-залында шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган ачык дәрес узды. Казан ислам көллиятенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлнур Гатауллина  2нче курс шәкертләрен Муса Җәлилнең тормыш биографиясе, шигырьләре белән таныштырды. Шулай ук дәрес барышында махсус слайдлар да күрсәтелде.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы