Татарстан мөхтәсибәтләрендә хаҗга багышланган дәресләр башланды. Әлеге дәресләрдә изге сәфәр кылырга теләүчеләрне хаҗ тәртипләре белән таныштыралар. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарстан-24» каналының "Главные новости" тапшыруында туры эфирда сөйләде.
“Хаҗ ул, мөселманнар өчен тормышларындагы иң мөһим сәфәр. Әгәр аның мөмкинлекләре булса, ул гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш”, - дип билгеләп узды мөфти. Аның сүзләренә караганда, махсус дәресләрдә хаҗ кылу тәртипләрен аңлаталар, чөнки хаҗны дөрес итеп кылу мөһим. Һәр мөселман хаҗы кабул булуны тели. “Хаҗ сәфәренә чыкканчы аның тәртипләре белән танышырга кирәк: ничек ул уза, нинди гыйбадәтләрдән тора... Хаҗга барырга гына түгел, аны дөрес итеп узарга да кирәк. Хаҗ сәфәре вакытында үтәлергә тиешле 23 шарт бар. ТР МДН боларга аерым зур игътибар бирә”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.