Чаллы дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

23 гыйнвар 2017 ел 16:39
Чаллы дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

 Чаллы шәһәренең 5 нче дәваханәсендә мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәләре ачарга җыенулары хакында хәбәр иткән идек инде.  23 гыйнварда аларны ачу чаралары узды. Аның барышында һәр ике дин әһелләре дә дәваханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насретдиновка һәм аның бу эштәге ярдәмчеләренә дин тотучылар мәнфәгатен кайгыртканы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

    Гыйбадәт бүлмәләренә ремонт ясалган, идәннәренә келәм җәелгән, гыйбадәт өчен барлык шартлар тудырылган. Мәсәлән, 1 нче неврология бүлекчәсендә җиһазландырылган мөселман гыйбадәтханәсендә кыйбла билгеләнгән, Коръән, башка дини әдәбият булдырылган, Биредә тәһарәт алу, госел коену мөмкинчелеге бар.

   Гыйбадәт бүлмәләрен ачу чарасында шәһәрнең  сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Вил улы Сабаев та катнашты. Ул үзенең чыгышында шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә гыйбадәт бүлмәләренең уңышлы эшләвен, ихтыяҗ булганда аларның башка дәваханәләрдә дә ачылачагын белдерде.

   Чара ахырында мөселман  гыйбадәтханәсендә шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин имамлыгында беренче өйлә намазы укылды,  дога кылынды.  

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы