Коръән тәфсирен хәзерге татар телендә нәшер итү 2017 елдагы төп вакыйгаларның берсе булырга тиеш

23 гыйнвар 2017 ел 18:13
Коръән тәфсирен хәзерге татар телендә нәшер итү 2017 елдагы төп вакыйгаларның берсе булырга тиеш

Коръән тәфсирен хәзерге татар телендә нәшер итү 2017 елдагы төп вакыйгаларның берсе булырга тиеш.

Бу хакта «Татарстан-24» телеканалында "Төп яңалыклар" программасында туры эфирда бу елга билгеләнгән эшләр турында сөйләгәндә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. 

"Хәзерге вакытта Коръәннең татар телендәге аңлатмасы - 6 тәфсире бар. Әмма аларның барысы да аңлау өчен катлаулырак.

Бу елның ахырына без хәзерге татар телендә яңа тәфсир нәшер итәргә телибез. Ул барлык татарлар өчен дә аңлау өчен җиңел булырга тиеш. Хәзер бу тәфсирне әзерләү буенча куәтле эш бара. Басманың яртысыннан артыгы инде әзер. Бу эшкә берничә эксперт, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан да берничә эксперт җәлеп ителде. Чөнки без бу хезмәтнең бөтен татар халкы өчен уртак булуын телибез", - диде.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.

tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы