Чаллыда балаларның һәм яшүсмерләрнең үзешчән футбол командалары арасында (10 команда) 4 ай буена кар өстендә барган ярышлары төгәлләнде. Ярышларда мөселманнар да, православие вәкилләре дә катнашты. Арада мөселманнардан гына торган командалар да бар иде. Һәм менә 22 мартта финал уеннары булды. Анда финалга чыккан 8 команда көч сынашты. Алар ике лигада уйнады. Җиңүче командалар зур кубок, ә җиңелүчеләр кечкенә кубок өчен көч сынаштылар. Уеннар шәһәрнең Гали Акыш исемендәге лицее спорт мәйданчыгында барды. Шәһәрнең үзешчән командалары арасында иң көчлесе билгеле булды. 25 бистә командасы сезон чемпионы булды. Икенче һәм өченче урыннарда “Юность” һәм “Меридиан” командалары. Шулай ук турнирның иң яхшы һөҗүмчесе, сакчысы, ярымсакчысы, җиңүгә омтылуда зур ихтыяр көче күрсәтүчеләре билгеләнде. Җиңүче командалар төрле дәрәҗәдәге кубокларга һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте призларына лаек булдылар.
Мондый ярышларны шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Меридиан” җәмәгать оешмасы (җитәкчесе дин кардәшебез Марат Илизар улы Гәрәев) мөхтәсибәтнең актив булышлыгы нәтиҗәсендә инде берничә ел оештыра.